Каникулларда – китапханәдә (6+)

Көзге каникул көннәрендә 14 нче санлы китапханә барлык дусларын үзенә кунакка чакырды. Һәр көн кызыклы чараларга бай булды. Алар арасында: «Китап акылында кояш яктысы» исемле китап бәйрәме, «Һөнәрләр иленә сәяхәт» квест-уены, «Урман сукмаклары буйлап» мастер-класслы экология дәресе, «Ерак үткәннәрдән» фольклор бәйрәме. Каникул чорында «Гадәти булмаган китаплар ярминкәсе» исемле яңа китап күргәзмәсе даими яңартылып торды, ә мультфильм сөючеләр өчен яраткан мультипликацион фильмнарын карау мөмкин булды.

IMG-20191108-WA0013
IMG-20191108-WA0017
IMG-20191108-WA0022
IMG-20191108-WA0019
IMG-20191108-WA0023
IMG-20191108-WA0027

Өлкән сыйныф укучылары өчен дә кызыклы чаралар үткәрелде. «НиКо» яшүсмерләр клубы әгъзалары А.Пахмутова иҗатына багышланган «Тормышы да аның җыр кебек» исемле әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. Балалар әлеге күркәм ханымның тормыш һәм иҗат юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Китапханәче аның балачагында ук музыкаль сәнгатькә кызыксыну барлыкка килүе; беренче иҗат иткән әсәре; П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем алуы; язмышында мөһим урын тоткан Николай Добронравов белән очрашуы; танылган җырларының мавыктыргыч туу тарихы турында сөйләде. Ул көй язган җырлар булган фильмнардан өзекләр, аның концертларыннан видеоязмалар тәкъдим ителде. Кичә авторның шлягерга әйләнгән «Надежда» һәм «Мы желаем счастья вам» җырларын тыңлау белән тәмамланды.

«Безнең Чаллы» туган якны өйрәнү сәгате КамАЗның 50 еллыгына багышланды, әлеге чарага уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары килде. Әңгәмә «Кече Ватан» төшенчәсенә аңлатма бирү, бу сүз белән кешенең туган-үскән җирен – өлкә, район, авыл, урам, йорт – зур илебезнең кечкенә генә бер кисәген атаулары турында сөйләүдән башланды. Шуннан соң китапханәче белән бергә укучылар Яр Чаллы шәһәре буйлап виртуаль экскурсиядә булдылар. КамАЗ төзелеше тарихы, хезмәт геройлары һәм беренче төзүчеләр турында белделәр. Балалар Анатолий Дубровскийның «Наш край: Нижнее Прикамье» һәм «Чем славны, Набережные Челны?» китаплары буенча «Үз туган ягың турында ни беләсең?» исемле туган якны өйрәнү викторинасында катнашты.

Каникуллар тәмам, әмма китап һәм хыял белән очрашу мизгелләре балалар хәтерендә әле озак сакланыр, дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: