«Бөек Пушкинның әкият остаханәсендә» Рәсем һәм кул эшләре иҗат бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

«ҮКС» МБУнең Үзәк балалар китапханәсендә А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Бөек Пушкинның әкият остаханәсендә» исемле шәһәркүләм рәсем һәм кул эшләре иҗат бәйгесе узды. Ул шәһәребезнең мәктәпкәчә һәм урта гомумбелем бирү учреждениеләрен үзенә җәлеп итте.

Бәйгедә 4-14 яшь аралыгындагы барлыгы 658 бала катнашты. Алар – шәһәрнең 33 мәктәбе укучылары һәм 34 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Шулай ук Тукай районы, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән дә катнашучылар булды.

цдб к-с пушкин (5)
цдб к-с пушкин (3)
цдб к-с пушкин
цдб к-с пушкин (7)
цдб к-с пушкин (6)
цдб к-с пушкин (2)
цдб к-с пушкин (4)

Эшләр өч төрле номинациядә бәяләнде: «Кул эше», «Рәсем», «Аппликация». Рәсемнәр төрле рәсем сәнгате техникасында ясалган иде, ә кул эшләре һәм аппликацияләр үзләренең үзенчәлеге һәм идеясе белән китапханәгә килүчеләрне дә гаҗәпкә калдырды. Бәйге эшләрен ясауда кулланылган материалларның төрлелеге яшь осталарның фантазия байлыгының ни дәрәҗәдә зур булуын күрсәтте. Бик күп кызыклы эшләр арасыннан иң яхшыларын сайлап алу, әлбәттә, авыр булды. Жюри составында балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Багурина Е.Н., өстәмә белем бирү укытучысы Салахова Р.М., Үзәк балалар китапханәсе мөдире Недопекина О.И. булды.

Җиңүчеләр һәм катнашучыларның электрон почтасына дипломнар җибәрелде.

Бәйгедә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: