«Воок-Алгарыш» Һөнәри бәйге нәтиҗәләре (18+)

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң яхшы китапханә төркеменә «Воок-Алгарыш» дип исемләнгән Һөнәри бәйге узды.  Бәйгенең номинациясе – «Социаль челтәрләрдәге иң яхшы китапханә төркеме».

Бәйгенең максаты: китапханәләрнең мәгълүмати киңлеген үстерү, укуны популярлаштыру һәм Интернетта шәһәр китапханәләренең уңай имиджын булдыру.

Бәйгедә «ВКонтакте» социаль челтәрендә китапханә эшчәнлеген яктыртучы һәм укуны популярлаштыручы «ҮКС» МБУ китапханәләре төркемнәре катнашты. Бәйгедә катнашу өчен «ҮКС» МБУ китапханә төркемнәреннән 14 гариза кабул ителде: 1, 5, 6, 8, 12, 13, 14, 15, 16, 22, 24 нче санлы китапханәләр, Үзәк балалар китапханәсе, Үзәк китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, Үзәк китапханәнең сәнгать бүлеге төркемнәре.

Төркемнәрнең эше түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнде:

– бизәлеш;

– битнең даими рәвештә мәгълүмат белән тәэмин ителеше;

– язылучылар саны;

– аудиторияне тарту (лайклар, фикерләр, перепостлар саны);

– бирелгән мәгълүматның үзенчәлеклелеге һәм кызыклыгы;

– учреждениенең тышкы һәм үз контенты нисбәте;

– катнашучылар белән үзара мөнәсәбәттә әдәп-әхлаклылык;

– аудиториянең игътибарын җәлеп итү һәм кызыксынуын арттыруга гадәти булмаган һәм инновацион якын килү.

«Book-Алгарыш» бәйгесе иҗади эшләүче китапханә төркемнәрен ачыкларга ярдәм итте. Китапханәләр заманча маркетинг технологияләрен дөрес итеп куллана һәм, үз ихтыяҗлары өчен иҗади яраклаштырып, китапханәләрне социаль челтәрләрдә алга җибәрә белүләрен күрсәтте.

Жюри карары белән беренче урын 13 нче санлы китапханәгә бирелде, икенче урынны лаеклы рәвештә 14 нче санлы китапханә яулады, ә өченче урында – 16 нчы санлы китапханә булды. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: