«Туган як әкиятләре» рәсемнәр бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (0+)

Без борынгы заманнардан ук риваять һәм легендаларга бай булган гаҗәеп төбәктә яшибез. Күп кенә гаиләләрнең һәм һәр районның серле урыннар, кызыклы вакыйгалар һәм йолалар турында үз әкиятләре, ышанулары бар.

2019 елның 15 октябрендә шәһәр Үзәк китапханәсенең актлар залында шәһәркүләм «Туган як әкиятләре» исемле аппликация элементлары кергән рәсем бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара «Мәче, әтәч һәм төлке» исемле театральләштерелгән тамаша-спектакль белән башланып китте.

IMG_6077
IMG_6107
IMG_6087
IMG_6105
IMG_6104
IMG_6103
IMG_6088
IMG_6099
IMG_6097
IMG_6093

Бәйгегә татар әкиятләре мотивлары буенча теләсә кайсы сәнгать чаралары һәм материаллары ярдәмендә ясалган рәсемнәр кабул ителде. Бәйгедә, укытучылары һәм әти-әниләре белән берлектә, Чаллы шәһәренең һәм Татарстанның Менделеевск, Мөслим, Әгерҗе һәм Актаныш районнарыннан мәктәпкәчә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче, гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы 187 бала катнашты. 

Эшләр яшь төркемнәре һәм «Кул эшләре», «Аппликация элементлары кергән рәсемнәр» номинацияләре буенча бәяләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Катнашуыгыз өчен рәхмәт!

Бәйге нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: