«Яшәсен Россия, хөр илебез!» Тарихи-шигъри кичә (12+)

6 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен Россия көненә һәм Россия символикасына багышланган очрашу узды. Чара Игорь Тальков башкаруындагы «Россия» җырын тыңлау белән башланып китте.

Балалар герб, аның барлыкка килү тарихы турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. Байрак турында сөйләгәннәрдән алар Кызыл байракның һәм Андреев байрагының хәзерге заманда өч төсле байрак булуына карамастан, һаман да безнең белән булулары турында белде. Чөнки тарихыбызны онытырга ярамый.

Гимнның туу тарихы белән танышканнан соң, укучылар илебез тарихында булган барлык гимннарны – «Молитва русских», «Марсельеза», «Интернационал»ны тыңлый алды. Кичә дәвамында патриотик рухтагы җырлар һәм шигырьләр яңгырап торды – Р. Рождественскийның «Баллада о спасенном знамени», Г. Кощеевның «Я славлю Родину святую», Г. Горшковның «Россияне», Н. Никулинның «Пусть крепнет от моря до моря» җырлары әнә шундыйлардан. Балалар игътибарына «Минем гимным, минем байрагым, минем Россиям» исемле күргәзмә тәкъдим ителде.  Кичә «Россиянең дәүләт символлары» исемле блиц викторина белән тәмамланды.

Поделиться: