«Әкият белгечләре» Интеллектуаль уен (6+)

31 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, төрле әкият геройлары турындагы белемнәрен ныгыту максатында, уртанчы сыйныф укучылары өчен «Әкият белгечләре» исемле интеллектуаль уен үткәрелде.

23ф. Интеллектуальная игра Знатоки сказаок……
23ф. Интеллектуальная игра Знатоки сказаок….
23ф. Интеллектуальная игра Знатоки сказаок..
23ф. Интеллектуальная игра Знатоки сказаок

Уенда ике команда катнашты. «Әкиятне яхшы беләбез» дип аталган беренче турда балалар «Кем әкиятләр авторы түгел?», «Әкиятләр нинди төрләргә бүленә?» кебек сорауларга җавап бирде һәм әкият төрләрен, аларның геройларын чагыштырды.

«Бел әле» турындагы «Иллюстрация буенча әкиятнең исемен ата», «Әкияти игъланнар тактасы», «Әкияти эстафета», «Әкиятне кем язганын күрсәт», «А.С.Пушкинның әкият турындагы танылган гыйбарәсен җый», «Мультфильмнан җырны танып бел», «Кара тартма», «Капитаннар ярыша» бәйгеләрендә дә укучылар бик актив катнашты.

Чара Р.Киплингның «Книга джунглей» китабы буенча электрон презентациясе һәм китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: