«Уенда катнашып, туган ягыңны өйрән» Интеллектуаль уен (12+)

14 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Татарстан: тарихи чорлар, шәхесләр, казанышлар…» программасы кысаларында уртанчы сыйныф укучылары өчен «Уенда катнашып, туган ягыңны өйрән» исемле интеллектуаль уен уздырды.

Викторинада 3 команда катнашты. Алар зирәклектә, тапкырлыкта үзләрен сынады һәм туган якны белү буенча көч сынашты. Уен төрле өлкәләрне чагылдыручы һәм төрле катлаулылыктагы сораулардан торган 4 раундта үтте, балалар гомуми белемнәр, тарих, әдәбият, сәнгать, Татарстан Республикасы халыкларының милли йолалары буенча сорауларга җавап бирде.

Һәр команданың сайлап куелган капитаннарына махсус биремнәрне җиңеп чыгарга туры килде. Уен дәвамында бирелгән җавапларның дөреслеген жюри әгъзалары күзәтеп, тикшереп утырды.

Викторина уены бик мавыктыргыч узды. Чарада катнашып, укучылар Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән тагын да ныграк танышты, география, тарих, татар теле һәм әдәбияты буенча үзләре өчен яңа белемнәр туплады.

 

Поделиться: