«Террорчылыкның чикләре юк» Мәгълүмат сәгате (18+)

IMG_4045
IMG_4053
IMG_4051
IMG_4043

3 сентябрь көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчеләре өчен «Террорчылыкның чикләре юк» исемле мәгълүмат сәгате уздырды. Чарада катнашучылар бу көнне 15 ел элек Төньяк Осетиядә килеп чыккан фаҗигане искә алды. Китапханәченең бөтен дөньяны тетрәндергән Беслан вакыйгасы турындагы чыгышы 1 нче мәктәп бинасын террорчылар камап алу вакыйгалар хроникасы һәм хәбәрләр видеоматериаллары белән үрелеп барды. Шул фаҗигане үз башыннан кичергәннәрнең хатирәләре беркемне дә битараф калдырмады. Террорчылар кулында тоткында калучыларны коткарып, үз гомерләрен биргән махсус билгеләнештәге хәрби көч хезмәткәрләре турында сөйләү мәгълүмат сәгатенең аерым бер темасы булды. Беслан турындагы «Мин хәтерлим» шигыре террорчылык корбаннары истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

Чара азагында социаль үзәк хезмәткәрләренә «Бесланда террочылык акты корбаннарына һәйкәлләр» исемле презентация күрсәтелде һәм «Фәрештәләр шәһәре» мемориаль комплексы турында сөйләнде. Теләге булганнар «ММЧ: терактлар хроникасы» исемле Төньяк Осетиядә булган фаҗига турында сөйләүче газета материаллары тупланмасы белән таныша алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: