Мәгълүмат сәгате «Туган як, туган тел, туган сүз» (6+)

20 февраль көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен Туган тел көненә багышланган «Туган як, туган тел, туган сүз» исемле мәгълүмат сәгате уздырды.

Очрашу төрле телләрдә сәламләү белән башланды. Дәрес барышында укучылар Туган тел көнен бәйрәм итү тарихы турында мәгълүмат алды: кайчан һәм ни өчен билгеләп үтелә башлый, дөньяда күпме тел бар һәм алар озак яшиме, кече милләт телләренең юкка чыгуы турында борчуга сала торган саннар, ни өчен үз кавемен яратучы һәр кешегә бу турыда белү һәм истә тоту мөһим. Яшьләрнең төрле жаргон сүзләр белән сүз запасын пычрату мәсьәләсе дә читтә калмады.

IMG-20200220-WA0006
IMG-20200220-WA0008
IMG-20200220-WA0009

«Сүзләр» викторинасы барышында балалар өч телдә – рус, татар һәм инглизчә мәкаль-әйтемнәрне һәм гыйбарәләрне искә төшерде. «Подбери слова», «Сузләрне парла», «At school» уеннарында укучылар үзләрен яшь филолог буларак күрсәтте: алар рус, татар һәм инглиз телендә сүзләрнең парын тапты. Чара барышында балалар өч телдә дә һәр телнең үзенчәлекләрен ачучы шигырьләрне укыды. Мәгълүмат сәгате укучыларга илебездәге бар халыкларның дус һәм тату яшәве, бер-берсенең гореф-гадәт һәм йолаларын ихтирам итүе, бар милләтләрнең дә телләре тыгыз бәйләнештә булуын тагын бер кат искә төшерде.

Туган тел – ул хәзинә, аңа карата сакчыл булырга һәм хөрмәт белән карарга кирәк, тупас һәм мәгънәсез сүзләр белән аны чүпләмәскә һәм башка халыкларның телләрен ихтирам итәргә тиешбез. Чара шәһәрдәшебез, шагыйрә Вера Петровна Хамидуллина иҗат иткән Халыклар дуслыгы гимнын тыңлау белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: