«Белем дөньясына китап аша» Мәгълүмати-танып белү сәгате (6+)

IMG_20191010_104631
IMG_20191010_102853
IMG_20191010_101044
IMG_20191010_103439
IMG_20191010_102047

10 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре «Белем дөньясына китап аша» исемле мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.

Кунакларны әкият персонажлары Ясмин, Китап Тылсымчысы, Белмәмеш һәм Китап Тузаны каршы алды. Чара барышында балалар китапханә белән танышты: абонемент, уку залы, укучының формуляры һәм китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде.

Укучылар балалар әсәрләрнең шаян геройлары белән бергә төрле биремнәр үтәде – Белмәмешкә рәссам ясаган хаталарны төзәтергә булышты, Ясминнең кәрҗинендәге әкият геройлары әйберләрен таныды, ә Китап Тылсымчысы яшь китап сөючеләргә авыру китапларны дәвалау ысулларын өйрәтте һәм балалар өчен «Китап нәрсә ярата?» уенын уздырды.

«Гаҗәеп матур әкиятләр» китабы әсәрләре буенча Китап Тузаны әзерләгән мавыктыргыч викторинада балалар бик теләп катнашты. Алар рус халык һәм автор әкиятләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәтә алды. Барысы да биремнәрне яхшы башкарып чыкты. Чара азагында һәр кунакка китапны куллану кагыйдәләре язылган китап кыстыргычы тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: