«Туган телем – шагыйрьләр теле//Родной язык – язык поэтов» III төбәк нәфис сүз осталары бәйгесе (12+)

Время проведения: 18.03.2021 – 22.04.2021

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 18 мартыннан 22 апреленә кадәр «Туган телем – шагыйрьләр теле//Родной язык – язык поэтов» нәфис сүз осталары бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге программасына түбәндәге номинацияләрдә Габдулла Тукай, Татарстан Республикасы шагыйрьләре һәм катнашучының үз авторлыгындагы шигъри әсәрләре  кертелә: «И туган тел!/Родной язык!» (Г.Тукай әсәрләре); «Безгә нәсихәт/Нам в назидание» (Татарстан шагыйрьләре әсәрләре); «Каләмемдә Тукай моңы» (катнашучының үзе иҗат иткән әсәре).

Бәйгедә теләге булган 13 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр катнаша ала. 

Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 19 апреленә кадәр кабул ителә. 
20 апрель көнне 10.00 нан 15.00 сәгатькә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсенең актлар залында бәйге эшләре тыңланачак. 

Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсе.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552)70-12-52;
е-mail: Library-muzei@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: