Өстәл уеннары: кызыклы, файдалы һәм бик күңелле (6+)

Бесплатно

Өстәл уеннары – файдалы күңел ачу, эрудицияне үстерү, логик фикерләү, хәтерне яхшырту өчен иң кулай ысулларның берсе. Ә иң мөһиме, өстәл уеннары – тере аралашу ул. Шуның өстенә, китаплар кебек үк, уеннар да, интеллектны арттыра, ә аларны уйнау һәрвакыт кызыклы!

Шәһәр Үзәк китапханәсе уен өстәлләре яратучыларны үзләренең җәйге ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә чакыра. Җәй дәвамында һәр көнне, дүшәмбедән җомгага кадәр, китапханәдә уйнарга дуслар, туганнар белән яисә үзең генә дә килергә мөмкин, чөнки анда, һичшиксез, яңа дуслар табылачак. Тәкъдим ителгән уеннар күптөрле, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кызыклы. «Уңыш-кроссворд», «Манара», «Эрудит», һәм әлбәттә, «Шашки», «Шахмат», «Домино» кебек традицион өстәл уеннары бик мавыктыргыч булачак.

Дусларыгыз, сыйныфташларыгыз белән килегез һәм вакытыгызны кызыклы итеп үткәрегез!

Сезне дүшәмбе–җомга  көннәрендә 10.00 нан 18.00 сәгатькә кадәр көтәбез. 
Шимбә, якшәмбе – ял көне. 

Өстәл уеннары китапханәнең белешмә-мәгълүмат бүлегендә (2 нче кат, уку залы) барачак.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

 

Поделиться: