«Әкият һәм могҗизалар белән тулы урман» Уен программасы (6+)

5 апрель көнне 17 нче санлы китапханәдә В. Бианканың иҗаты буенча балалар китабы көненә багышланган «Әкият һәм могҗизалар белән тулы урман» исемле уен программасы узды.

20190405_095502
20190405_102026
20190405_101933
20190405_101415

В.В.Бианка китапларының гаҗәеп бер үзенчәлекле ягы бар: алар дөньяны танып белү буенча күзаллауны киңәйтү өстенә карарга, күрергә һәм аңларга өйрәтә; үзләре артыннан урманга, кырга, хәтта сазлыкка алып кереп китәргә сәләтле. В.Бианканың табигать дөньясына әлеге кечкенә генә сәяхәт башында китапханәче балаларны язучының тормыш юлы белән таныштырды, аның 35 еллык иҗади эшчәнлеге дәвамында 300 дән артык хикәя, хикәят, повесть, очерк һәм мәкаләләр язуы хакында сөйләде.  Алып баручы балаларга авторның «Подкидыш», «Терентий – Тетерев» хикәяләрен укыды, укучылар белән әлеге әсәрләр буенча әңгәмә корды. Балаларга «Аларны таныгыз», «Йөнтәсләр, каурыйлылар», «Оча – очмый», «Ябалак һәм тычканнар» бәйгеләрендә катнашу бик ошады; шулай ук алар, тылсымлы яфракларны өзеп, анда язылган кошлар һәм урман җәнлекләре турындагы табышмакларны чиште. Чара «Пик исемле тычкан баласы» мультфильмын карау белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: