«Әдәбият белгечләре» уены (6+)
29
Март 2019
Җомга
28 март көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Әдәбият белгечләре» исемле уен узды. Чара Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп, көч сынашты. Алар бик теләп әдәби викторина сорауларына җавап бирде; «Инициаллар», «Кара тартма» уеннарында катнашты; Белмәмеш язган иншадагы хаталарны төзәтте; әдәби геройларның нинди телләрдә сөйләшүен искә төшерде. Чара азагында һәр команда берәр яраткан китабына реклама ясады. Чарада «Яңа әдәбият» китап күргәзмәсе эшләде һәм китаплар күзәтү ясалды.
|