«Космик дәүләт серләре» Уен-сәяхәт (6+)

23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Космик дәүләт серләре» исемле уен-сәяхәт узды. Ул 12 апрель – Космонавтика көненә багышланды һәм укучыларны космосны үзләштерү тарихы һәм беренче космонавтлар белән таныштыру максатыннан оештырылды.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Уен барышында балалар космонавтика тарихы һәм беренче космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлыннан кызыклы фактларны белде, «Космос дөньясы», «Йолдызлы сүзләр» интерактив уеннарында катнашты, космос турында табышмаклар чиште, «космик» викторина сорауларына җавап бирде. «Кем икәнен таны» уенында исә космонавтика һәм астрономия үсешенә үзеннән зур өлеш керткән танылган шәхесләрнең исемнәрен атадылар. Чара «Космонавтика: Кичә. Бүген»  презентациясе һәм тематик музыка белән үрелеп барды. Әлеге теманы чагылдырган китап күргәзмәсе дә балаларны битараф калдырмады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: