«Гаиләгездә һәрчак кояш балкысын!» Уен-сәяхәт (0+)

IMG_20190708_101937
IMG_20190708_103054
IMG_20190708_103222
IMG_20190708_103801
IMG_20190708_104007 (1)
IMG_20190708_104452

8 июль көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге укучылары өчен Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаиләгездә һәрчак кояш балкысын!» исемле уен-сәяхәт уздырды.

Чара барышында рус чибәре Аленушка образындагы алып баручы балаларны әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, шулай ук Петр һәм Феврония тормышы белән таныштырды, бәйрәмнең нәкъ менә алар истәлегенә үткәрелүе һәм борынгыдан мәхәббәт билгесе саналган ромашканың бу көннең символы булуы хакында белде. Бәйрәм чарасын исемнәре тылсымлы ромашка таҗларына язып куелган күңелле танып белү бәйгеләре дәвам итте. «Гаилә турында табышмаклар» һәм «Китапның героен бел» бәйгеләрендә балалар җиңеллек белән гаилә әгъзаларын һәм әкият геройларын танып, белемнәрен ныгытты. «Безнең тату гаилә» һәм «Кем тизрәк?» бәйгеләрендә дә бик актив катнашты балалар, алар алып баручы артыннан шигъри формада әкияти күнегүләрдән хәрәкәтләрне кабатлады һәм эстафетада катнашты. «Шигырь сөйлә» бәйгесендә балалар бик теләп гаилә һәм гаилә әгъзалары турында алдан өйрәнеп куйган шигырьләрне сөйләде. Чара «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды. Малайлар һәм кызлар әкиятне танулары белән – тапкырлыкларын, дуслары алдында аны сәхнәләштереп, артистлык сәләтләрен күрсәтте. Балалар өчен «Сакла, дустым, төп терәгең булган гаиләңне» исемле китап күргәзмәсе урнаштырылды.

Әлеге чара ярдәмендә балалар бәхетнең тату, ышанычлы һәм ныклы гаиләдә булуына һәм гаиләдә бергәләп китап укуның иң яхшы традиция икәнлегенә төшенергә ярдәм иткәндер дип ышанып кала китапханәче.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: