Язучы Р.Бәшәр иҗаты буенча уен-сәяхәт (6+)

IMG_20191015_160837
IMG_20191015_151954

15 октябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен язучы Р.Бәшәр иҗаты буенча «Тылсымлы шигърият аланында» дип исемләнгән уен-сәяхәт узды.

Язучының юбилеена багышлап әзерләнгән «Балалар язучысы, шагыйрь Р. Бәшәргә 70 яшь» исемле күргәзмәдә аның әсәрләре тәкъдим ителде. Чара барышында балалар юбилярның тормыш юлы белән танышты, аннан соң китапханәче белән бергә мультимедиалы презентация ярдәмендә язучының шигырьләре буенча күңелле әдәби сәяхәткә кузгалды. Укучыларга карау өчен Р.Бәшәрнең «Сандугачлы бишек» китабы буенча буктрейлер да тәкъдим ителде. Аны караганнан соң, балалар зур кызыксыну белән язучы иҗаты буенча башваткыч чиште һәм игътибар белән тыңлый белүләрен күрсәтте.

Уен-сәяхәт ахырында Р.Бәшәрнең балаларга мөрәҗәгате һәм чыгышының видеоязмасын карау, авторның үз башкаруында шаян һәм яхшы күңелле шигырьләрен укуын тыңлау чараны тагын да ямьләндерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: