«В.Бианкиның танылган китаплары буенча» Уен-сәяхәт (6+)

26 февральдә 3 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «В.Бианкиның танылган китаплары буенча» исемле уен-сәяхәт уздырды. Ул язучының тууына 125 ел тулуга багышланды.

DSC01478
DSC01481

Балалар табигать сөюче күренекле язучы Виталий Бианкиның тормыш юлы белән танышты. Укучылар язучының кечкенәдән үк туган ягы табигате белән кызыксынуы, әйләнә-тирә мохитенең дә аны шуңа этәрүе турында белде. Китаплар яза башлаганчы, Бианки биолог буларак, күп сәяхәт итә, илебезнең төрле почмакларында була.

Чара барышында балалар да сәяхәт кылды. Өч командага бүленеп, алар «Кем икәнен бел», «Кемнең борыны шәбрәк?», «Кошларны таны» кебек бәйгеләрдә катнашты. «Әдәби лото», «Көтелмәгән очрашу» уеннарында уйнады, табышмак һәм ребуслар чиште.

Соңгы бирем буенча укучылар Бианки хикәяләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәтте. Уен бик матур, хәрәкәтчән килеп чыкты, балалар исә язучының әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте.

Чара «Как муравьишка домой спешил» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: