«Шәһәр тормышы нинди» Экологик уен (12+)

24 нче санлы китапханә Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Шәһәр тормышы нинди» дип аталган экологик уен уздырды.

IMG-20191023-WA0058
IMG-20191023-WA0069
IMG-20191023-WA0068
IMG-20191023-WA0025
IMG-20191023-WA0022

Уен өчен укучылар арасыннан ике команда сайлап алынды, аларга исемнәр, шигарь уйлап табылды, капитаннар билгеләнде. Уен «Экологик сүзлек», «Мине тап», «Легендада яшәүчеләр» дип аталган берничә бәйгедән торды. Һәр бәйгедә балалар үз белемнәрен тикшерде. Сораулар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, экология, әдәбият темаларына кагылды.

Иҗади бәйгедә уенның катнашучылары әйләнә-тирә мохитне саклау, паркларны, скверларны чиста тоту һәм пыяланы утильләштерү темаларына экобилгеләр һәм эколистовкалар ясады. Бу эштә алар иҗади якын килеп һәм зур кызыксыну белән катнашты. Балаларга белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтү, шул ук вакытта үзләрен сынап карау бик кызыклы булды. Уен күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Чара азагында студентлар: «Һәр кеше табигать язмышы алдында үз җаваплылыгы турында онытмаска тиеш», дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: