«Татарстан шәһәрләре буйлап» Уен-сәяхәт (12+)

26 август көнне 23 нче санлы китапханәдә киң даирә укучылар өчен Республика көненә багышланган «Татарстан шәһәрләре буйлап» исемле уен-сәяхәт үтте.

23ф. игра путешествие По городам Татарстана (2)
23ф. игра путешествие По городам Татарстана (3)
23ф. игра путешествие По городам Татарстана
23ф. игра путешествие По городам Татарстана (4)

Татарстанда ничә шәһәр бар, арада иң яше кайсы? Әлифба музее, Кыш Бабай резиденциясе һәм Чернушка кушаматлы космонавт эткә һәйкәл кайда урнашкан? Уен барышында катнашучылар менә шундый сорауларга җавап эзләп тапты, Татарстанның гадәти булмаган күренекле урыннары белән танышты, Республикабыз шәһәрләренең тугралары турында мәгълүмат алды.

Балалар игътибарына «Татарстан шәһәрләре буйлап» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара азагында укучылар «Үз шәһәрегез турында ниләр беләсез?» викторинасы сорауларына җавап биреп, белемнәрен сынап карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: