«Тылсымлы балачак дөньясы»: төркемле күргәзмә (0+)

Бесплатно

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 12 августтан 10 сентябрьгә кадәр «Тылсымлы балачак дөньясы» дип аталган төркемле сәнгать күргәзмәсенә чакыра. Экспозициядә Чаллы, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән, Тукай районыннан 18 профессиональ рәссамның эшләре тәкъдим ителәчәк.

Балачакның тылсымлы дөньясы алдыбызга хәзерге заман рәссамнарының сәнгать әсәрләрендә килеп баса. Вернисажда төрле техникада башкарылган кырыктан артык эшне күрергә мөмкин булачак. Рәссамнарның кайсыдыр киндер тукымада балачак хатирәләрен чагылдыра, икенче берәүләре исә уллары һәм кызлары, оныклары яки урамдагы бала-чаганың график портретын башкара. Бу иң самими һәм изге күңелле иҗат эшләре. Алар аша, хыялда булса да, гомернең иң матур чорына әйләнеп кайтабыз. 

Керү ирекле.

Үзара 1,5 метрдан да ким булмаган куркынычсызлык дистанциясен саклау, медицина битлекләре һәм перчаткалар кию мәҗбүри. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

 

Поделиться: