«Без, сез һәм алар – сәламәт илдәге балалар» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (6+)

Время проведения: 15.03.2021-24.04.2021

                                                                                       Хөрмәтле укучылар!
Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 15 мартыннан 24 апреленә кадәр «Без, сез һәм алар – сәламәт илдәге балалар» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгедә теләге булган 6-14 яшьлек балалар 4 яшь төркемендә катнаша ала. 
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
– «Сәламәт тәндә сәламәт рух» – рәсем;
– «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» – плакат;
– «Гаиләбез сәламәтлеге эмблемасы» – аппликация;
– «Сәламәт кешеләр – сәламәт шәһәр» – буклет.       
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр (бер файлда) 2021 елның 15 мартыннан 24 апреленә кадәр кабул ителә.
Үткәрү урыны:
Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Һ.Такташ ур., 42 нче йорт, 72 нче фатиро (ЗЯБ, 15/18) адресы буенча 8 нче санлы балалар китапханәсе. 
Белешмәләр өчен телефон: 46-67-37
e-mail: cbs_filial8@mail.ru.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Без, сез һәм алар – сәламәт илдәге балалар» иҗади бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме…………………………………..
Номинация исеме……………………………………………………………………………..
Әсәрнең авторы һәм исеме…………………………………………………………………
Туу вакыты (тулы яше)……………………………………………………………………..
Уку йортының исеме…………………………………………………………………………
Җитәкчесе…. …………………………………………………………………………………
Элемтә өчен телефон………………………………………………………………………..
E-mail………………………………………………………………………………………….

Бәйге шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм

Дата «___»_____________20____ел.                                      Имза_______________

Поделиться: