«Әниемә бүләгем» шәһәркүләм иҗади бәйгесе (0+)

Время проведения: 01.02.2021-11.03.2021

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2021 елның 1 февраленнән 11 мартына кадәр теләге булган 3-12 яшьлек барлык балаларны «Әниемә бүләгем» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. 
Бәйгегә балалар шагыйрьләренең әниләр турындагы әсәрләре буенча әзерләнгән, теләсә кайсы форматта һәм сәнгать техникасында, теләсә нинди материалдан башкарылган рәсемнәр, кул эшләре түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
– Рәсем;
– Кул эшләнмәсе.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләрне 2021 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр тапшырырга мөмкин.  

Үткәрү урыны: 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге, Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр 4/08, 110 нчы фатир, Хәсән Туфан тукталышы.
Белешмәләр өчен телефон: 38–71-82, моб. 8-917-904-00-89, e-mail: bic_cbs@mail.ru

Бәйгене уздыру шартлары турында тулырак Нигезләмәдә таныша аласыз.

«Әниемә бүләгем» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.…………………………….
Номинациянең исеме……………………………………………………………………………….
Әсәрнең авторы һәм исеме……….………………………………………………………….
Туу вакыты (тулы яше)………………..………………………………………………….…
Җитәкчесе…..………………………………………………………………………………………….
Элемтә өчен телефон…………………………………………………………………………….
E-mail………………………………………………………………………………………………………

Бәйгенең шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм

Дата «___»_____________20____ел                                           Имза_______________

 

Поделиться: