«Каһарман-шагыйрь – Муса Җәлил» Шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)

Платно
Время проведения: 10.01.2020–12.02.2020

2020 елның 10 гыйнварыннан алып 12 февраленә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 17 нче санлы китапханәсе «Каһарман-шагыйрь – Муса Җәлил» исемле шәһәркүләм иҗади бәйгедә катнашырга чакыра.

Бәйгедә 4-7 яшьлек балалар катнаша ала. Ул өч номинация буенча уздырыла:
– «Нәфис сүз» номинациясе;
– «Рәсем» номинациясе;
– «Кул эше» номинациясе.

Бәйге дүрт этапта үтәчәк:

– 1 нче этап: 10 гыйнвардан 12 февральгә кадәр – гаризалар һәм иҗади эшләрне кабул итү;
– 2 нче этап: 14 февраль көнне 8.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шигырь укучылары бәйгесе;
– 3 нче этап: 20 февраль – нәтиҗәләр чыгару;
– 4 нче этап: 21-22 февраль – дипломнар һәм сертификатларны җибәрү.

Шигырь укучылар бәйгесендә катнашучылар үз чыгышларында рус яки татар телендә Муса Җәлилнең бер әсәрен башкара, дәвамлылыгы 5 минуттан артмаска тиеш. 

Рәсем бәйгесенә А3 форматындагы кәгазьдә теләсә кайсы техникада М.Җәлил әсәрләре буенча башкарылган иҗат эшләре кабул ителә.

Кул эшен теләсә нинди материалдан әвәләп, тегеп, чигеп һәм башка техникалар кулланып ясарга мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен гариза һәм түләү турында квитанцияләр 2020 елның 10 гыйнварыннан алып 12 февраленә кадәр Яңа шәһәр, Татарстан ур., 24 нче йорт, 212-213 нче фатир (50/02) адресы буенча 17 нче санлы китапханәдә яисә cbs-filial17@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 32-71-64.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: