«Мин – китап. Мин – синең дустың» Шәһәркүләм иҗади кул эшләре бәйгесе (6+)

01.09.2019-30.10.2019

2019 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә «Мин – китап. Мин – синең дустың» исемле шәһәркүләм иҗади кул эшләре бәйгесе уздырыла.

Анда катнашу өчен Чаллының мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 7-15 яшьлек балалар чакырыла.

Бәйге 3 яшь категориясендә уздырыла:

– мәктәпкәчә яшьтәге балалар;

– 1–4 нче сыйныф укучылары;

– 5–8 нче сыйныф укучылары.

Бәйгедә катнашучылар «Мин – китап. Мин – синең дустың» темасы буенча үзләре ясаган кул эшен тәкъдим итәргә тиеш. Эшләр теләсә кайсы материал һәм техникада ясалырга мөмкин (бәйге өчен төрле иҗат төрләре туры килә: кәгазьдән ясалган эшләр, аппликация, чигү, бәйләү, макраме, әвәләп ясау һ.б.). Эшләр бары тик катнашучы тарафыннан, әти-әни һәм укытучы ярдәменнән башка башкарылырга тиеш, кул эшенә атамасы, авторның исеме һәм яше язылган этикетка беркетелә.

Бәйгенең җиңүчеләре I, II һәм III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны, түләү турында квитанциянең күчермәсен cbs-nfo@mail.ru электрон адресына җибәрергә яисә Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәгә алып килергә мөмкин. Эшләр шәһәр Үзәк китапханәсенең абонемент бүлегендә кабул ителә (2 нче кат).

Бәйгенең нигезләмәсе

«Мин – китап. Мин – синең дустың»  кул эшләре бәйгесендә катнашу өчен

АНКЕТА-ГАРИЗА
Яр Чаллы шәһәре, 2019 ел

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
Туу вакыты, яше
Белем бирү йорты (мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен)
Эшнең исеме 
Катнашучыны бәйгегә әзерләгән укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
Катнашучы сертификаты кирәкме?
Катнашучының телефоны, е-mail