«Без Җиңүнең варислары» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

Время проведения: 09.01.2020-02.03.2020

 

Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре» МБУнең 5 нче санлы китапханәсе 2020 елның 9 гыйнварыннан 2 мартына кадәр «Без Җиңүнең варислары» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Бәйгенең төп максаты – патриотлык, гражданлык, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү; балаларның Бөек Ватан сугышы, анда барган көрәш, полководецлар һәм геройлар турындагы белемнәрен киңәйтү; балаларны тарихи-туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга тарту; Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата ихтирам һәм Ватанны саклауда батырлык күрсәткән бабаларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Бәйгедә катнашу өчен мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, шәһәрнең гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы балалар һәм аларның ата-аналары, укытучылары чакырыла. Бәйгегә эшләр «Открытка», «Рәсем», «Кул эше» номинацияләрендә кабул ителә.

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелә:

– 4 – 6 яшьлек балалар;

– 7 – 9 яшьлек балалар;

– 10 – 12 яшьлек балалар.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турындагы квитанцияләр 2020 елның 9 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Сидоровка бистәсе, Гвардиячеләр урамы, 9 нчы йорт (С-30 А), Автостанция тукталышы адресы буенча 5 нче санлы китапханәдә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 70-77-45

Электрон почта: library_5@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

«Без Җиңүнең варислары» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен

гариза


Катнашучының фамилиясе, исеме_________________________________
Туу вакыты___________________________________________________
Телефон______________________________________________________
Е-mail________________________________________________________
Белем бирү учреждениесенең исеме_______________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________
Номинация____________________________________________________
Эшнең исеме__________________________________________________
Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза

Дата  «___________ »
Шәхси имза___________

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: