«Яраткан туган ягым» шәһәркүләм иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Платно
Время проведения: 03.08.2020-15.09.2020

«Яраткан туган ягым» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгедә 3-7 яшьлек балалар – Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 

Бәйгегә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләр мотивлары буенча катнашучының үз куллары белән ясалган рәсемнәре кабул ителде. Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә һәм төрле номинацияләрдә I, II, III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнде. Катнашучыларның барысына да һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

Белешмәләр өчен телефон: 38-71-82, e-mail: bic_cbs@mail.ru

WhatsApp: 8-917-904-00-89

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: