«Чәчәк ат, Татарстаным!» Шәһәркүләм шигъри видеобәйге (0+)

Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 12 нче санлы милли китапханәсе 2019 елның 14 октябреннән 22 ноябренә кадәр ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк «Чәчәк ат, Татарстаным!» исемле шәһәркүләм шигъри видеобәйгедә катнашырга чакыра.

Бәйгенең максаты – яшь китап сөючеләрнең игътибарын хәзерге заман татар шагыйрьләре иҗатына җәлеп итү. Бәйге өчен татар шагыйрьләренең Татарстанга, республиканың шәһәр һәм авылларына, туган як табигатенә багышлап иҗат иткән рус һәм татар телендәге шигырьләрен яттан сөйләп, видеога төшереп җибәрергә кирәк.

Бәйгедә катнашу өчен 4-10 яшьлек балалар чакырыла. Ул түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла:

  • 4–6 яшь;
  • 7–8 яшь;
  • 9–10 яшь.

Бәйге эшләре «Яратам сине, Татарстаным!» һәм  «Чулман буендагы ак кала» (Яр Чаллы шәһәре турында шигырьләр) номинацияләрендә бәяләнәчәк.

Видеоязмалар, бәйгедә катнашу өчен гаризалар, түләү турында квитанцияләр 2019 елның 17 ноябренә кадәр cbs_filial12@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Бәйгене үткәрү урыны: 12 нче санлы милли китапханә. Адрес: Яр Чаллы шәһәре, Ш. Усманов урамы, 48  нче йорт (Яңа шәһәр, 14/01).

Элемтә өчен телефон: (8552) 35-33-86.

Бәйгенең нигезләмәсе.

«Чәчәк ат, Татарстаным!» Шәһәркүләм шигъри видеобәйгедә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме

Туу вакыты

Шигырьнең авторы һәм исеме

Балалар бакчасы яисә мәктәпнең исеме

Элемтә өчен катнашучының телефоны, е-mail

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, элемтә өчен мәгълүматлары

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза