«Чәчәк ат, туган җирем!» шәһәркүләм шигъри иҗат бәйгесе (12+)

Бесплатно
Время проведения: 19.10.2020-30.10.2020

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәме белән Татарстанның «Юнармия» бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Чаллы җирле бүлеге, «Подросток» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы, «Золотые россыпи» шәһәр әдәбият-шигърият җәмгыяте яшүсмерләр һәм яшьләр арасында «Чәчәк ат, туган җирем!» шәһәркүләм шигъри иҗат бәйгесе уздыра. 

Бәйге «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте төп чараларының шәһәркүләм планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
Бәйгедә шәһәрнең юнармия вәкилләре, гомумбелем бирү мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары укучылары катнаша ала. 
Бәйге ике яшь төркемендә уздырыла: 
– 14-16 яшь;
– 17-19 яшь.
Иҗат эшләрен 2020 елның 19 октябреннән 30 октябренә кадәр loginovalb@mail.ru электрон почтасына «Бәйгегә» дип күрсәтеп җибәрергә кирәк. Жюри 2020 елның 3 ноябре көнне нәтиҗәләр чыгарачак. 

Бәйгене уздыру шартлары белән тулырак Нигезләмәдә танышырга була. 

Белешмәләр өчен телефон: 8-917-279-11-82 – Логинова Л.Б. (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрне 10.00 нан 18.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин)

Поделиться: