«Безнең заман геройлары» М.Ю.Лермонтов иҗаты буенча фикер алышу (18+)

P_20200126_142206
P_20200126_144228
P_20200126_160229

Һәр заманның үз геройлары, әмма алар арасында аерма ни дәрәҗәдә? Шәһәр Үзәк китапханәсенең «Прометей» фәнни-популяр клубында узган чираттагы очрашуда Михаил Юрьевич Лермонтов иҗатына һәм аның «Дума», «Герой нашего времени» һәм «Бородино» әсәрләренә мөрәҗәгать иттеләр. Аларны бер идея берләштерә – өч әсәрдә дә, язучының башка күп кенә әсәрләрендәге кебек ук, яшь буын турында сүз бара. Клуб утырышында М.Лермонтов әсәрләренең безнең көннәрдә дә актуальлеген югалтмавы; автор фикеренчә, югалган буын; кайбер яшьләргә хас битарафлык һәм ямансулык турында сөйләштеләр. Чара дәвамында шагыйрьнең шигырьләре, чәчмә әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Укучыларга М.Ю.Лермонтов турында китаплар һәм аның әсәрләреннән торган күргәзмә тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: