«Әдәби мода: әдәби геройлар костюмнары» шәһәркүләм фотобәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Платно
Время проведения: 05.09.2020-05.10.2020

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Әдәби мода: әдәби геройлар костюмнары» шәһәркүләм фотобәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.  
Бәйгегә теләсә нинди әдәби герой костюмында төшкән фотолар кабул ителде.
Бәйгедә 3-12 яшь аралыгында 30 кеше катнашты. 

10-12 яшь төркемендә катнашучылар I, II, III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнде.

Комиссия карарынча, 3-6 яшьлекләр һәм 7-9 яшьлекләр төркемнәрендә «Артистлылык» һәм «Үзенчәлеклелек» номинацияләрендә призлы урыннар билгеләнде.

Башка катнашучылар «Катнашкан өчен» дипломы алды. 

Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Үткәрү урыны һәм элемтә өчен мәгълүмат:

23 нче санлы китапханә. Адресы: Чаллы, Жуков ур., 10/48 йорты (ЗЯБ 18/38, кв.2), Алтын Ай тукталышы.

Белешмәләр өчен телефон: 46-51-51
Е-mail: library_23@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

 

Поделиться: