«Китаплы җәй елмаюы» фотобәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Платно
Время проведения: 13.07.2020-27.08.2020

27 август көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китаплы җәй елмаюы» шәһәркүләм фотобәйгесенә йомгак ясалды.

Июль аенда игълан ителгән бәйгедә Чаллы шәһәре һәм Тукай районыннан төрле яшьтәге 16 бала катнашты.

Катнашучылар арасында урыннар тәкъдим ителгән темага туры килүе, иҗади якын килү, үзенчәлеге һәм башкару сыйфатына карап билгеләнде.

Бәйгедә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне котлыйбыз.

Белешмәләр өчен телефон: 46-67-37;

e-mail: cbs_filial8@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

 

Поделиться: