«Зирәклек хәзинәсе» фольклор утырмалары (6+)

21 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү уңаеннан мәктәп укучыларын фольклор утырмаларына чакырды.

10ф. Угощенье от Хозяюшки
10ф. Фотосессия
10ф. Хозяюшка посиделок
10ф.Фольклорные посиделки «Кладовая премудрости»
10ф.Фольклорные посиделки

Дөньяда үз гореф-гадәтләре һәм йолалары булмаган бер генә халык та юктыр. Чарада балаларны рус халык гореф-гадәтләренең берсе – утырмалар белән таныштырырга булдылар. Борын заманнарда барысы зур өйгә җыелышып, эскәмияләргә утырышып, төрле кызыклы хәлләр, күңел ачулар уйлап тапканнар, нәкъ менә бүген бездә – китапханәдәгечә.

Утырмаларда катнашучыларыбыз фольклор – халык әкиятләре, җырлар, табышмаклар, такмаклар, тизәйткечләр, халык сәнгате һәм иҗаты дөньясына кереп чума алды. Фантлар уены (кызык биремнәр) укучыларны аеруча җанландырды. Алар чын күңелдән шаярды, көлде.

Алып баручының күчтәнәчләре белән сыйланганнан соң, кунакларыбыз утырмалар хуҗабикәсе белән фотога төште.

Рус фольклорының гаҗәеп дөньясы яшь китап сөючеләрдә зур һәм уңай тәэсирләр калдырды. Чарага «Борынгы яхшы әкият» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: