Китапханә фестивале төрле милләт вәкилләрен үзенә җыйды (6+)

20 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган «Чаллы – дуслар каласы» VI китапханә фестивале узды. Ул ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Халыкара туган тел көненә багышланды.

IMG_7370
IMG_7360
IMG_7321
IMG_7347
IMG_7359
IMG_7364
IMG_7351
IMG_7309
IMG_7331
IMG_7371
IMG_7366
IMG_7306
IMG_7357

Фестивальдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты. Анда «Әдәби кунакханә», «Алтын куллы осталар», «Борынгыдан калган гадәтләр», «Кама буе халыклары җәүһәре» һәм «Гасырлар мирасы» дигән берсеннән-берсе мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыклары эшләде. Һәр чарага тематик китап күргәзмәләре урнаштырылды.

Әдәбият сөючеләр шагыйрь, автор-башкаручы, Россия язучылар берлеге әгъзасы О.Н.Лоншаков белән таныша алды. Очрашуга килгән студентларга кызыклы талант иясе белән аралашырга, аның турында яңа мәгълүматлар алырга, шигырьләре аша шагыйрьнең эчке дөньясына күз салырга мөмкинлек туды. Теләге булган һәр кеше, «Ирекле микрофон» трибунасында чыгыш ясап, үзләре яраткан әдәби әсәрләрдән юлларны укый алды.

IMG-20200220-WA0020
IMG_7382
IMG_7377
IMG_7386

Агачка кисеп язу буенча мастер-класста катнашучылар «Чулман бизәкләре» төркеме җитәкчесе Эльза Низаметдинова белән кисүнең төп алымнары белән танышты һәм останың скульптура эшен күрә алды. «Милли курчак» воркшопында остабикәләр милли курчак ясау традицияләре турында сөйләде. Шунда ук халык кәсепләре һәм һөнәрләре турында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

IMG_7374
IMG_7376
IMG_7387
IMG_7353
IMG_7337
IMG_7388
IMG_7345

Бүгенге вакыйга кысаларында, милли гореф-гадәтләр һәм йолалар белгечләре өчен турнир үткәрелде. Яшь фольклор белгечләре төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолаларын яхшы белүләрен күрсәтте.

Кунаклар Чаллыда гомер итүче халыкларның тормыш-көнкүреш тарихына сәяхәт кылды. Матур һәм кызыклы экспонатлар үткәннәргә кире кайтырга һәм төрле халыкларның көнкүреш әйберләре аша шәһәребез тарихы белән танышырга мөмкинлек бирде.

Энциклопедияләр, сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә уен-викторина узды. Анда укучылар Идел буе халыкларының мәдәни-тарихи гореф-гадәтләре белән танышты.

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган гадәти булмаган ком тамашасын Алинә Хәйруллина кичә өчен махсус әзерләгән иде.

Бәйрәм кунаклары өчен төрле халык декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре ярминкәсе һәм милли ризыклар күргәзмәсе эшләде.

Фестиваль «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты, 15 нче Балалар иҗаты йорты, 10 нчы урта мәктәп белән берлектә шәһәр Үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: