«Наркотиклар: миражга каршы белемнәр» Диспут (16+)

22 октябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә Сәламәт яшәү рәвеше ункөнлеге кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен «Наркотиклар: миражга каршы белемнәр» исемле диспут үткәрелде.

Очрашуның кунагы, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Комплекслы үзәге психологы В.А.Япаев наркотикларны куллану нәтиҗәләре, наркотик матдәләр кулланучы һәм башкаларны да шуңа җәлеп итәргә тырышучы кешеләр янында куркынычсызлык өчен үз-үзеңне дөрес тоту, төркемнәрнең басым ясау төрләре турында сөйләде. Балалар физик һәм психик бәйлелек, аларның беренче кулланып караудан ук барлыкка килүе хакында белде.

Яшүсмерләр әңгәмәгә кушылды, зарарлы матдәләр куллану белән үз тормышыңны бәйләү кирәкме икәне турында уйланды, наркоманлык турында таралган мифларның дөрес түгеллеген ачыклады.

Психолог наркоманлыкка җәлеп итү өчен нинди ысуллар кулланылырга мөмкинлеге, наркотикны мәҗбүри кертсәләр нишләргә һәм әлеге куркыныч авырудан котылып буламы кебек сорауларга җавап бирде.

Әңгәмә барышында укучылар: «бер тапкыр кулланып караудан кискен баш тарту – иң яхшы саклану чарасы» дигән фикергә килде һәм сәламәт, бәхетле киләчәкне сайлады.

Чарага «Куркыныч алдында» исемле китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: