«Язучының туган көне – укучы өчен бәйрәм ул» Әдәби квест-уен (6+)

Эдуард Успенскийның «Дядя Федор, пес и кот» повесте басылып чыкканга 45 ел тулу уңаеннан, 13 ноябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә әлеге күренекле балалар язучысының иҗаты буенча әдәби квест-уен узды.

Уен дәвамында анда катнашучылар Э.Успенскийның «Разноцветная семейка», «Воздушные шары» кебек әсәрләре буенча башваткычлар, әдәби табышмаклар чиште. Күпчелек сораулар «Дядя Федор, пес и кот» китабына кагылышлы иде.

Яшь китап сөючеләр язучының әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләүче, яхшылыкка һәм дуслыкка өйрәтүче

иҗаты белән танышты.

«Чебурашка әтисенең туган көне» мультимедиалы презентациясендә укучылар язучының балачагы, аның иҗаты һәм мавыгулары турында белде. «Крокодил Гена һәм Чебурашка» видеовикторинасы сорауларына да бик теләп җавап бирделәр, мультфильм герое крокодил Генага кушылып, дуслык турында җыр җырладылар, шаян шигырьләр укыдылар. Бу чара Успенскийның китап дөньясы кызыклы да, көлкеле дә, гыйбрәтле дә вакыйгалар белән тулып торганлыгын тагын бер кат раслады.

 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: