«Мин бәхетле туган җиремдә» Мәгълүмат көне (+12)

14 март көнне 15 нче санлы китапханә «Йөрәгем синең белән, Татарстан» туган якны өйрәнү автор проекты кысаларында  «Мин бәхетле туган җиремдә» исемле мәгълүмат көне уздырды.

bst
dav
bst
dav
sdr
sdr
sdr

Өлкән сыйныф укучылары өчен «Һәр шагыйрьгә портрет» дип исемләнгән В.П.Хәмидуллинаның «Яр Чаллы шәһәре язучылары: автобиографик белешмә» китабын тәкъдир итү кичәсе һәм «Яраткан шәһәрем, синдә генә мин бәхетле» туган якны өйрәнү турниры үткәрелде. Китапны тәкъдир итүдә балалар Чаллы язучыларының иҗаты белән танышты: алар чиратлашып авторларның әсәрләреннән өзекләрне укыды, ә калганнар экранда күрсәтелгән фамилияләрнең туры килгәнен атарга тиеш булды. Туган якны өйрәнү турнирында яшүсмерләр, ике командага бүленеп, шәһәребез тарихы, шәһәр һәм завод хәзерге заманда темаларына кагылышлы сорауларга җавап бирүдә ярышты. Өлкән сыйныф укучылары туган якны өйрәнү өлкәсендә белемнәрен күрсәтте – алар шәһәргә нигез салыну датасын, «Үзәк» урамның беренче атамасын, шәһәрнең мәйданнары һәм һәйкәлләрен, элеккеге КАМАЗ заводы һәм аның тәүге исемен искә төшерде. Шәһәр «Җиңү» паркының шахмат тактасындагы сурәтен бербөтен итеп җыю биреме барысының да күңеленә хуш килде.

Көн дәвамында китапханә укучылары өчен «Туган ягыгызны саклагыз» исемле күргәзмә эшләде. Анда экология һәм туган төбәк табигате буенча әдәбият белән танышырга мөмкин булды. Теләге булганнар «Шәһәрнең китапханә сайтындагы туган якны өйрәнү бите» һәм «Туган төбәк журналлары» исемле аерым әңгәмәләрдә катнаша алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: