«Күңелләрне тетрәндерүче язучы!» Мәгълүмат көне (12+)

5 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен  «Күңелләрне тетрәндерүче язучы!» исемле мәгълүмат көне уздырды.

IMG_4424
IMG_4425
IMG_4434
IMG_4426
IMG_4430

Яшь китап сөючеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның әсәрләрен экранлаштыру серләренә төшенергә тырышты, XXI гасырга Достоевский күзләре белән карады. Укучылар язучының тормыш юлындагы күп кенә кызыклы фактлар турында да белде. Аларны бигрәк тә язучының эшафотта үлем көтеп басып торуы һәм шул мизгелләрдә дә әле тагын биш минут гомере калганына рәхмәтле булуы турындагы мәгълүмат тетрәндерде. Көтмәгәндә шул минутта үлем җәзасын сөргендә эшләүгә алыштыралар. Шул рәвешле, дөнья Достоевскийның бөек әсәрләрен күрә алды. Чара кунакларын кыскача анализ һәм кызыклы фактлар үзенә җәлеп итте: «Преступление и наказание» әсәре чын җинаятьләргә нигезләнеп язылган танылган әдәби әсәрләр унлыгында тора, «Идиот» романы 2002 елда барлык заманнарның 100 иң яхшы китабы исемлегенә кертелгән, «Бесы» – авторның киләчәкне алдан күрүче әсәре.

Чара барышында күрсәтелгән видеороликлар һәм фильмнардан өзекләр кичәне тагын да тәэсирлерәк һәм кызыклырак итте, җанландырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: