«Бала йөрәген яхшылыкка ачыйк: ата-аналар өчен китап уку мәктәбе» Мәгълүмат көне (0+)

24 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә «Бала йөрәген яхшылыкка ачыйк: ата-аналар өчен китап уку мәктәбе» дигән мәгълүмат көне уздырды. Һәр секторда укучылар игътибарына «Ата-аналар өчен китапханә», «Көндәлек педагогика», «Безгә әкият килә» китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Алар әлеге темага нәфис, фәнни-танып белү, белешмә әдәбият белән таныштырды.

IMG-20200122-WA0059
IMG-20200122-WA0052
IMG-20200124-WA0004
IMG-20200122-WA0060
IMG_20181013_142138
IMG-20200124-WA0005
IMG-20200122-WA0051
IMG_20200124_125956
IMG-20200122-WA0058

Көн дәвамында уку залында балалар вакытлы матбугат журналларына электрон күзәтүне карарга мөмкин булды, аның ярдәмендә ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балалары белән бергә укырлык әдәбият сайлый алды. Укучы почмагы өчен «Таныш булыгыз, яңа балалар китабы!» дигән мәгълүмати әдәбият исемлеге әзерләнде. Балалар бик теләп «Балаларга җәнлекләр турында» дигән мастер-класста шөгыльләнде.

39 нчы балалар бакчасында хезмәткәрләр ата-аналар белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрде. Шул рәвешле алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен заманча уку үзенчәлекләре, балаларны кайсы нәфис әдәбият белән һәм кайсы яшьтә таныштырырга кирәклеге турында киңәшләр алды.

Очрашу барышында китапханәчеләр ата-аналарга китапханә күрсәтә торган хезмәтләрнең яңа мөмкинлекләре хакында сөйләде, гаиләдә укуның роле турында анкета үткәрде, укырга киңәш ителә торган китаплар исемлеге белән таныштырды, «Балагызның яраткан китаплары» дигән темага сорауларга җавап алды. Әти-әниләр җавапларын кечкенә «тамчы»ларда язды, ә балалар аларны бик теләп «Яратып укылучы китаплар» агачына элде. Очрашу дустанә рухта узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: