«Энциклопедияләр һәм белешмәлекләр дөньясында» Библиография көне (12+)

22 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре «Энциклопедияләр һәм белешмәлекләр дөньясында» исемле библиография көне уздырды. Анда китапханәнең яшь китап сөючеләре – өлкән сыйныф укучылары катнашты.

Библиография көненең программасы төрле танып белү чараларына бай булды: бу – китапханә буенча экскурсия дә, «Кешелекнең алтын фонды» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән белешмәлек басмаларга күзәтү ясау да, китапханәнең белешмә-мәгълүмат аппараты белән танышу да. «Библиобелгеч»ләрнең интеллектуаль символлары» видео-презентациясе балаларны илебезнең иң әһәмиятле сүзлекләре һәм энциклопедияләре белән таныштырды.

IMG_6151
IMG_6162
IMG_6145
IMG_6158
IMG_6157
IMG_6147
IMG_6160
IMG_6139
IMG_6140

«Библиобелгечләр» танып белү уены чараның иң мавыктыргыч өлеше булгандыр, мөгаен. Балалар әлеге уенның барлык интеллектуаль бәйге-ярышларында зур кызыксыну белән катнашты, үзләренең тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтә алды. Уенда катнашучыларга җиңүгә ирешүдә видеопрезентациядә тәкъдим ителгән белешмәлек басмаларның ярдәме зур булды. Команда әгъзалары һәм аларның җанатарлары «Китаплар һәм энциклопедияләр дөньясында» күнегүендә һәм «Антонимнар астында яшерелгән китап исемнәрен бел» викторинасында катнашып, үзләренең белем һәм күнекмәләрен эшкә җикте. Җанатарлар өчен оештырылган «Үзеңне сына» уены танып белү формасында узды, ул яшь укучыларга рус теленнән белем дәрәҗәләрен тикшереп карарга мөмкинлек тудырды. Алар уйнаган арада команда әгъзалары сүзлек һәм энциклопедияләр буенча җаваплар эзләде, «Игътибар: эзләү!» бәйгесе биремнәренә җавап бирде һәм башваткычлар чиште.

Уенның иң төп моменты капитаннар бәйгесе булды. Алар С.И.Ожегов фамилиясе яшерелгән ребусны чишүдә һәм бер минут эчендә газетаның беренче битендәге мәкалә исемнәрен күбрәк истә калдыруда көч сынашты. Нәкъ менә соңгы бәйгеләр җиңүче команданы билгеләде дә инде.

Китапханә кунаклары яхшы кәефләр белән, тагын килергә сүз биреп, кайтып китте.

Әлеге чара ярдәмендә укучылар китапханәдәге белешмәлек басмалар белән танышты һәм сүзлекләр, белешмәлекләр белән эшләү күнекмәләре алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: