«ПроДетЛит – Бөтенроссия балалар әдәбияты энциклопедиясе» вебинарлар циклы

Бесплатно

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

«Растим читателя» балаларны укуга тарту буенча мәдәният, сәнгать һәм мәгърифәт әһелләре Ассоциациясе һәм Россия дәүләт балалар китапханәсенең уртак проектына багышланган биш вебинардан торган «ПроДетЛит – Бөтенроссия балалар әдәбияты энциклопедиясе» циклында катнашырга чакырабыз. 

18 августта 11.00 сәгатьтә узачак беренче вебинарда Россия дәүләт балалар китапханәсенең мәгълүматлаштыру һәм фондлар буенча директор урынбасары Илья Гавришин ПроДетЛит проекты үсеше перспективалары һәм төбәкләр китапханәләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында сөйләячәк. Россия дәүләт балалар китапханәсенең фән һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары Ольга Мезенцева Балалар әдәбияты һәм укуны алга җибәрү методикасы кафедрасының киләчәккә планнары белән таныштырачак. 

Вебинарлар 2020 елның 18 августыннан 15 сентябренә кадәр атнага бер тапкыр уздырылачак. Катнашу бушлай. 

Вебинарларга теркәлү өчен сылтама.

ТУЛЫРАК
на сайте Уку үзәге сайтында 

Вебинарларның расписаниесе 2020 елның 18 августында сайтах  «Растим читателя» ассоциациясе сайтында  https://rastimchitatelya.ru һәм Россия дәүләт балалар китапханәсенең www.rgdb.ru сайтында урнаштырылачак.

Поделиться: