«Пушкинны бүген укып…» Иҗади уку бәйгесе (0+)

А.С.Пушкинның 220 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 19 апрель көнне «ҮКС» МБУнең 13 нче санлы китапханәсе Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Автозавод районы администрациясе белән берлектә «Пушкинны бүген укып…» исемле иҗади уку бәйгесе уздырды. Әлеге бәйге бөек шагыйрьнең әсәрләренә карата уңай мөнәсәбәт тудыруда гына түгел, ә үсеп килүче буында сәнгатьле уку күнекмәләре һәм артистлык сәләте үстерүдә дә ярдәм итте, шулай ук балаларга үзләрен һәм сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

P90419-130320
P90419-125937
P90419-125554
ptr
dav
dav
dav
ptroz
dav
ptroz
ptroz
ptroz
edf
edf
dav
dav

Яшь чаллылылар лирик һәм шаян, шук шигырьләрне сәнгатьле итеп укыды. Кайбер катнашучылар тулы бер поэма, театральләштерелгән тамашалар әзерләгән иде. Һәр чыгыш аерым бер концерт номерын хәтерләтте. Һәм һәрберсе шигырьне иң яхшы итеп укыды! Дустанә атмосфера, кайнар алкышлар, тамашачыларның җан атып утыруы, теләктәшлеге катнашучыларга көч өстәде.

Хөрмәтле жюри әгъзаларына да иң-иңнәрен сайлап алу бик авыр булды. Аның составына шагыйрә, автор-башкаручы, Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чаллы шәһәре «КАМАЗ» мәдәният сараендагы «Аккош» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Ольга Владимировна Кузьмичева-Дробышевская; Россия Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан журналистлар берлеге, Халыкара һәм Россия әдәби фондлары әгъзасы, язучы Марс Нәфикъ улы Яһудин; мәктәп китапханәсе мөдире, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Фәйрүзә Харис кызы Хәйдәровалар кергән иде.

Чарадан соң баллар саналды һәм нәтиҗәләр чыгарылды. Шулай итеп, бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды:

Сәнгатьле уку номинациясендә:

12-18 яшь категориясендә

1 нче дәрәҗә Диплом – Иванов Артем, 15 нче урта мәктәп

2 нче дәрәҗә Диплом –   Шәмсетдинова Екатерина, 27 нче урта мәктәп

3 нче дәрәҗә Диплом – Хуторов Виталий, 55 нче урта мәктәп

 8-11 яшь категориясендә

1 нче дәрәҗә Диплом – Дорофеев Иван, 36 нчы лицей

2 нче дәрәҗә Диплом –  Нугуманов Мансур, 23 нче урта мәктәп

3 нче дәрәҗә Диплом – Петухова Анжелика, 12 нче урта мәктәп

 4-7 яшь категориясендә

1 нче дәрәҗә Диплом – Нейчева Ульяна, 52 нче балалар бакчасы

2 нче дәрәҗә Диплом – Коновалова Дарья, 97 нче балалар бакчасы

3 нче дәрәҗә Диплом – Михайлова Анастасия, 16 нчы балалар бакчасы

3 нче дәрәҗә Диплом – Ватсон Мира, 30 нчы балалар бакчасы

«Театральләштерелгән тамаша» номинациясендә

12-18 яшь категориясендә

1 нче дәрәҗә Диплом – Хисамиев Арслан, 55 нче урта мәктәп

2 нче дәрәҗә Диплом – Переведенцева София, 54 нче урта мәктәп

3 нче дәрәҗә Диплом – Кәлимуллин Артем, 27 нче урта мәктәп

 8-11 яшь категориясендә

1 нче дәрәҗә Диплом – Гобәйдуллина Гүзәл, 36 нчы лицей

2 нче дәрәҗә Диплом – Трехонина Светлана, 27 нче урта мәктәп

3 нче дәрәҗә Диплом – Шәймәрданова Алинә, 27 нче урта мәктәп

4-7 яшь категориясендә

1 нче дәрәҗә Диплом – Утеулиев Кирилл, 52 нче балалар бакчасы

2 нче дәрәҗә Диплом – Калинин Александр, 52 нче балалар бакчасы

3 нче дәрәҗә Диплом – Гәрәев Равил, 52 нче балалар бакчасы

3 нче дәрәҗә Диплом – Федорова Полина, 20 нче балалар бакчасы

Тамашачы мәхәббәте призы

Тимбиков Риназ – 27 нче урта мәктәп

Доманская Тамила – 9 нчы балалар бакчасы

Иң хисле башкару

Макаров Данил –  68 нче коррекция мәктәбе

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: