«КамАЗ турында бел!» Танып белү сәгате (16+)

7 ноябрьдә 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен «КамАЗ турында бел!» исемле танып белү сәгате уздырды.

IMG_8529
IMG_8538
IMG_8526
IMG_8532

2019 елда зур шәһәр барлыкка китергән компания Кама Автомобиль заводы ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Алып баручы Татар АССРның Яр Чаллы шәһәрендә автомобиль заводлары комплексын төзү турында карарның туу сәбәпләре һәм тарихы турында сөйләде. Студентлар кайчандыр тыныч кына яшәп яткан шигъри атамалы кечкенә шәһәрчек халкының тормышында, 1969 елның декабрендә КамАЗ төзелеше башлангач, нинди зур кискен үзгәрешләр барлыкка килүе һәм Чаллының кыска вакыт эчендә бөтен дөньяга танылуы хакында белде.

Укучылар КамАЗ удар төзелеше буларак игълан ителгән һәм комсомол юлламалары буенча шәһәргә яшьләр агыла башлаган 70 нче еллар кинохроникасы кадрларын карады. Китапханәче Кама Автогигантының беренче төзүчеләре – талантлы энтузиастлар иҗат иткән шигырьләрне укыды. Алар өчен бу төзелеш әдәби язмыш башы да булган. Балаларга «Шәһәрем хыялы», «Чаллы өстендә аккошлар», «КамАЗ өстендә салават күпере» исемле шигырь җыентыклары тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: