«Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе» Сәламәтлек сәгате (12+)

2 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе» исемле сәламәтлек сәгате узды. Чара Сәламәтлек көне уңаеннан һәм «Тинейджер. Сәламәт үсеш» программасы кысаларында үткәрелде.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Китапханәче Сәламәтлек көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, «Дөрес тукланасызмы?» исемле тест уздырды. Балалар ризыклар арасында «зарарлы бишлек»не һәм «файдалы унлык»ны билгеләде, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» викторинасы сорауларына җавап бирде, дөрес туклану турында А.С. Пушкин, А.П. Чехов, Г. Гейне әйткән сүзләр белән танышты; мәсьәләне чишеп, тәүлегенә кеше организмы өчен кирәкле микроэлементларның күләмен билгеләде. «Гади рецептлар», «Көнлек меню» уеннары оештырылды.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды. Шулай ук әлеге теманы чагылдырган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, китапларга күзәтү ясалды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: