5 нче санлы китапханә сәламәт буын сәгате үткәрде (16+)

28 октябрьдә 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлек һәм гүзәллек иле» дип исемләнгән сәламәт буын сәгате уздырды.

IMG_8488
IMG_8479
IMG_8484

Укучылар алып баручы сөйләгәннән «Исәнмесез» сүзе белән кешеләрнең бер-берсенә сәламәтлек теләве һәм Җир шарының төрле илләрендә аның төрлечә яңгыравы һәм башкарылуы турында белде. Чара барышында балалар «Сәламәт тормыш рәвеше модада» викторинасында катнашты, «Сәламәтлек капчыгы»ндагы әйберләрне атады, хәрәкәт координациясен үстерү күнегүләре белән танышты.

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару – кешенең культура дәрәҗәсе югары булу, аның белемлелеге, көчле ихтыярлылыгы, үзсүзлелеге билгесе. Халык мәкальләрендә дә бу хакта искә алына. Укучылар аерым фразалардан шул мәкальләрне җыярга тиеш булды. Бу биремне алар бик тиз һәм җиңел үтәп чыкты.

Сәламәтлек сәгате барышында китапханәче балаларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар кулланудан баш тарткан очракта гына сәламәтлекне саклау мөмкин икәнлеге турында сөйләде. Очрашу «Сәламәтлегеңне яшьтән сакла» видеоблогын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: