«Тормышта үз урыныңны табу» Һөнәри аралашу сәгате (12+)

17 апрель көнне шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Тормышта үз урыныңны табу» исемле һөнәри аралашу сәгате уздырды. Үзәк исеменнән чарага һөнәри ориентация һәм һөнәри белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Г.А.Сяфукова килде.

IMG_20190417_142750
IMG_20190417_142253
IMG_20190417_144039
IMG_20190417_154810
IMG_20190417_143745

Яшүсмерләр шәһәребездә һәм республикада кирәкле һөнәр ияләре исемлеге белән танышты, уку йортларына кергәндә абитуриентлар җибәрә торган төп хаталар турында белде. Эш белән тәэмин итү үзәге белгече балаларга һөнәрләрнең биш төре һәм аларның аермалы яклары, җәй айларында балигъ булмаганнарның эшкә урнашу мөмкинлеге турында сөйләде.  Китапханәче өлкән сыйныфлыларны Эшче һөнәрләр елына багышланган «Республиканың 10 сирәк һөнәре» викторинасы белән таныштырды. Чарада тәкъдим ителгән презентация аша укучылар коткаручыларны, аучылык һәм җәнлек тоту буенча белгечләрне, судно йөртүчеләрне, утар хуҗаларын кайсы урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә әзерләүләре һ.б.  хакында мәгълүмат алды. «Уйлап тап!» уены укучылар алдында «теләкләрне үтәүче», «әңгәмәдәш» кебек дөньяның иң үзенчәлекле һөнәрләре исемлеген ачып салды. Уенның шартлары буенча балалар төшеп калган хәрефләрне белеп һәм тасвирлаган буенча һөнәрнең исемен тулысынча атарга тиеш булды.

Аралашу сәгате эшче һөнәрләр буенча буклетлар тарату белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: