«Мин – кеше һәм гражданин!» Хокукый мәгълүмат сәгате (12+)

25 февральдә 5 нче санлы китапханә хезмәткәре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Мин – кеше һәм гражданин!» исемле хокукый мәгълүмат сәгате уздырды.

Кайчандыр шагыйрь Н.Некрасов әйтеп калдырган: «Шагыйрь булмасаң да ярый, әмма гражданин булырга тиешсең!». Укучылар Борынгы Греция антик чорларыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган  «гражданин» сүзенең асылына төшенде. Җәмгыятьтә һәр кешенең үз хокуклары бар. «Хокук» сүзенең мәгънәсен белер өчен китапханәче Ожегов сүзлегенә мөрәҗәгать итте.

Хокукый сәгать барышында балалар РФ Конституциясе нигезендә илебездә яшәүче «һәр кеше-гражданинның хокукы» төшенчәләре белән танышты. Һәр мәктәп укучысы өчен белем алу төп хокук, хезмәт һәм вазифасы булып тора, уку йортының уставында да менә шулар теркәлгән.

Кеше һәрвакытта да үз хокуклары һәм вазифалары буенча гына эш йөртәме, әллә инде юкмы икәнен китапханәче мәктәп тормышыннан алынган бер вакыйга мисалында тикшереп карарга тәкъдим итте.

 

Поделиться: