«Балачак иленең аксакалы» Шигърият сәгате (6+)

17 октябрь көнне 22 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Балачак иленең аксакалы» исемле шигърият сәгате узды. Ул татар балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилеена багышланды.

IMG_7183
IMG_7168
IMG_7179
IMG_7190

Чара барышында укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Китапханәче сөйләвеннән аның 12 китап авторы булуы, «Сандугачлы бишек» китабы өчен исә А.Алиш исемендәге премиягә ия булуы, мәктәп елларында ук инде күп тапкырлар әдәби бәйгеләрдә җиңүе, «Мәйдан» журналында җаваплы сәркатип вазифасын башкаруы һәм «Казанның 1000 еллыгына» медале белән бүләкләнүе турында белде.  Р. Бәшәр шигырьләрен гади, аңлаешлы телдә яза, аларны ятлавы бик җиңел һәм тиз.

Чарага балалар авторның «Курай», «Чишмә», «Бал суыртучы аю», «Гөлҗимеш», «Авылга кайту» шигырьләрен өйрәнеп килде һәм сәнгатьле итеп укыды. Катнашучылар шулай ук «Балачак язучылары» китабыннан Рәшит Бәшәр турындагы өзекне һәм язучының иҗаты турында каләмдәшләре фикерләрен тыңлады. Балалар игътибарына язучы белән интервью видеосы, шулай ук авторның «Сандугачлы бишек» китабы буенча буктрейлер тәкъдим ителде. Шигърият сәгате азагында үткәрелгән викторинада да укучылар актив катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: