«Якташларым батырлыгы белән данлы» Тарих сәгате (12+)
28
Гыйнвар 2020
Сишәмбе
28 гыйнвар көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Якташларым батырлыгы белән данлы» дигән тарих сәгате үткәрде. Бөек Ватан сугышының елъязмасы кыюлык һәм каһарманлык үрнәкләре белән тулы. Барлык фронтчылар белән бер сафта татарстанлылар да батырларча көрәшә. Чара барышында балаларга якташларыбызның батырлыклары, алар көрәшкән фронт сызыклары һәм гаскәрләр турында сөйләнде. Укучылар татарстанлылар каһарманлыгы истәлегенә тәкъдим ителгән презентация ярдәмендә, гомерләрен кызганмыйча Ватан өчен көрәшкән фронтовикларның исемнәре һәм күрсәткән батырлыклары өчен алган бүләкләре белән танышты. 351 татарстанлы югары хәрби билгегә ия булу турында белделәр.
|