«Сәламәтлек өчен 100 киңәш» Мәгълүмат сәгате (18+)

Грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары кискен арту белән бәйле, шәһәр Үзәк китапханәсенең «Сәламәтлек» клубы 18 февраль көнне 8 нче хастаханә табибы Соловьев Александр Юрьевичны очрашуга чакырды.

IMG_20200218_130612
IMG_20200218_130556

Көннәр суытуга салкын тиеп авыру сезоны да башлана. Табиб грипп һәм ОРВИны кисәтү чараларын дөрес итеп үткәрү, балаларны һәм үзеңне салкын тиюләрдән саклау ысуллары турында сөйләде. Ул шулай ук үз белдегең белән антибиотикларны куллануның әлеге препаратларга ияләшүгә китерүен һәм тиешле вакытта дәваланырга кирәк булганда аларның организм өчен дәвалау үзлеге югалуын билгеләп үтте. Шунлыктан терапевт дару препаратларын бары тик табиб кушуы буенча гына кабул итәргә яравы турында кисәтте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: